Таң калдырырлык азаннар, мәгърур мәчетләр, тел йотарлык пәхләвә, яңа пешкән симитлар, каты чәй, әче каһвә, дүрт диңгез, Истанбулны икегә бүлүче Босфор, эссе Анталья пляжлары, Орхан Памук һәм Юныс Әмрә - кыскасы, Төркиягә хуш килдегез!
Bir lisan bir insan, iki lisan iki insan
Бер тел - бер кеше, ике тел - ике кеше
Төрек теле татар теленә охшашмы?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән:
الذي يقرأ القرآن وھو ماھر به مع السفرة الكرام البررة والذي يقرأ القرآن ويتتعتع فيه وھو عليه شاق له أجران رواه مسلم
«Коръәнне оста укучы кеше язучы изге фәрештәләр белән бергә булыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга исә, икеләтә савап ирешер»
(Имам әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)
Ләззәт алып укыгыз! Сез, бәлки, төрек телен моңарчы өйрәнә башлагансыздыр. Ләкин бик күп курсларда төрекчәне һинд-европа телләре төшенчәләрен кулланып өйрәтәләр. Нәтиҗәдә укучыларның уку теләге юкка чыга, алар төрек телен авыр һәм татар теленнән бик нык аерыла торган тел дип уйлый башлый. Без исә күпкә эффектив методларны кулланабыз. Коръәнне укырга өйрәткәндә, остазларыбыз кагыйдәләрне ачык һәм җиңел телдә аңлата. Курсларыбызның түләүле булуы исә укучыларга өстәмә мотивация бирә, укуны ярты юлда ташлап калдыруга киртә булып тора. Безнең төп максатыбыз — вакыт үткәрү түгел, ә укучыларыбызда Изге Китапка карата мәхәббәт уяту. |