|

Онлайн-курслар

Һәр язмага тарих мөһере сугылган. Язмалар җәмгыятьнең һәм аерым шәхесләрнең шатлыклары белән кайгылары, казанышлары һәм югалтулары турында бәян итә.


Иске имля инде күптән кулланылыштан чыкканга, халкыбызның язма мирасы да күпчелегебез өчен бүген югалган булып санала. Әмма менә хәзер, иске имляда язылган ядкәрләрне укып, язма мирасыбызны барлау форсаты ачылды.


Шәм яктысында язылган, саргаеп беткән хат-кулъязма һәм басма китапларны укып без, онытылуга дучар ителгән исемнәрне, вакытсыз әйтелгән фикерләрне һәм гасырлар авазы булып яңгыраган хис-кичерешләрне искә алырбыз. Күп еллар буена укырга ярамаган мәктүпләрне укып, ата-бабаларыбыз белән саллы әңгәмә корырга тырышырбыз.


Сез әзерме?

Тарихыбызның ачы сәхифәсе


Әлифба реформаларына кадәр төрки халыклар гарәп имлясындагы әсәрләрне укып, бер үк әдәби телдә аралаша торган булган. Гарәп-фарсы лисаннары белән таныш булу бөтен мөселман өммәтенең әсәрләренә ирешүне җиңеләйткән.


Совет чорында латиницага, ә соңрак – кириллицага күчү проекты бик күп милләтләрне язма мирасыннан аерып, аларның гыйлемнәрен, диннәрен, дөньяга караш һәм мөнәсәбәтләрен, хис-тойгы һәм яшәешләрен яраксыз дип игълан итте.


Миллионнарча өзелгән гомерләр, эзәрлекләнүдән курку аркасында онытылган хикәяләр, Идел-Урал туфракларында черегән рисаләләр һәм «мәгърифәт учакларында» дөрләп янган белемнәр – болар барысы да бу проект корбаннары.


Хәзер инде тынып калган язуларны яңадан укырга, ләм-мимнәрдә бездән нәрсә качырылганын аңларга вакыт.

Кулланма
Гарәп имлясында уку өчен кулланма
Иске имляда укуны җиңеләйтер өчен, барлык кагыйдәләрне үз эченә алган махсус кулланма әзерләнде.

Сез аны тулысынча бушлай йөкли аласыз.
Сорау:
Курсларга ничек язылырга?
ҖАВАП:
Әлегә курсларга язылып булмый. Тиздән яңа төркемнәр җыя башлыйбыз!

Сез кирәкле курсны һәм үзегезгзә уңайлы булган түләү вариантын сайлап, курсларны сатып ала алырсыз.
СорАУ:
Курслар өчен анкетаны җибәргәч / түләгәч, нишләргә?
ҖАВАП:
Зинһар, түләгән булсагыз, чекны @LisanTat телеграм-аккаунтына җибәрегез. Анкетаны тутырып җибәргән булсагыз, без Сезнең белән элемтәгә керербез һәм барысын да аңлатырбыз. Әгәр телеграмыгыз булмаса, WatsApp яисә электрон почтагызга хәбәр килгәнен көтегез.
Иске татар теленнән тәрҗемәче эзлисезме?
Без сездә сакланган китап-кулъязмаларны тәрҗемә итәргә әзер! Заказны «Тәрҗеман» сайтында бирегез:
Бу курс кемнәр өчен?
Курсны уңышлы үтәр өчен, Сездән бары тик татар яисә башкорт телләрен мәктәп программасы дәрәҗәсендә белү сорала
Студентлар
Университет яки мәдрәсәләрдә «Иске татар теле» фәнен өйрәнүчеләр өчен
Мәктәп укучылары
Татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы буенча олимпиада-бәйгеләрдә катнашучы мәктәп укучылары өчен
Укытучылар
Гыйлемнәрен тирәнәйтеп, яңа тәҗрибә казанырга теләгән барлык татар теле һәм әдәбияты, тарих остазлары өчен
Тарих белән кызыксынучылар
Архив кенәгәләрен, кабер ташларын укып шәҗәрәләр төзүчеләр; төрки халыклар тормышы белән кызыксынучылар өчен
Имамнар һәм вәгазьчеләр
Сүз байлыгын арттырып, сөйләмегезне зиннәтләрсез; ислам фәннәре буенча меңләгән чыганакларга ирешерсез
Исламны өйрәнүчеләр һәм тәрҗемәчеләр
Гарәп язуындагы төркичә текстларны, мәшһүр адәмнәр хезмәтләрен укый һәм тәрҗемә итә алырсыз
Тик гыйлем аша табылды тугры юл,
Булды гөлбакча ничаклы тозлы чүл
Курсыбызның нинди өстенлекләре бар?
  • Тарихи чыганаклар белән эшләү
    Беренче дәресләрдән үк без XIX—XX йөзләрдә нәшер ителгән чыганаклар белән эшлибез. Басма китаплар, кулъязмалар, кабер ташларын укып карыйбыз.
  • Өр-яңа дәреслек
    Курс өчен яңа дәреслек язылды. Дәрес саен – аерым бер бүлек. Сезгә уңайлы булсын өчен, без ул китапны йөкләү мөмкинлеген дә булдырдык.
  • Сыйфатлы уку материаллары
    Һәр дәрескә видеоязма, сыйфатлы презентация, яхшы күнегүләр һәм иске сүзләрне тиз һәм җиңел истә калдыру өчен Quizlet модульләре өстәлде.
  • Тырыш укучылар
    Дәресләрдә гади укучылар катнаша. Алар да нәкъ сезнең кебек иске татарча укырга-язарга өйрәнә, төрле сораулар бирә һәм аңлаешлы вә анык җаваплар таләп итә!
Ләм-мим

Татар һәм, улыйбыз ки, башка төрки телләрдә дә ике гарәп хәрефеннән торган бер гыйбарә сакланып калган.


«Ләм-мим» дип кемдер дәшмәгән, җавап кайтармаган, сөйләшмәгән һәм фикерен белдермәгән очракта әйтәләр. Язмыш шуклыгыннандырмы, бу хәрефләрдән торган барлык төрки текстлар бүгенге татар, башкорт, төрек телләрендә сөйләшүчеләр өчен тынып калды. Күпчелек өчен бернинди мәгълүмат та бирә алмаган матур нәкыш, шәмаил исемен алган бормалы язулар гына калды.


Кайберәүләрегез әби-бабаларыгызның йортында сакланган иске имлядагы китап-кулъязмаларны хәтерлидер. Без алардан ни дә булса укып белә алабызмы, яисә бу ядкарьләр бары академиклар шәрехләвенә генә дучар булырмы? Бәлкем аларны үзебезгә дә укырга соң түгелдер?