Тәҗвид — ул Изге Коръәнне дөрес итеп уку дигән сүз. Тәҗвидне һәр мөселман белергә тиеш. Коръәнне хаталы уку — олы гөнаһ. Коръән Кәримне дөрес укыган кеше дөньяда вә ахирәттә бәхетле кешедер. Бәхетсез мөселман кем, дисәләр, Коръән укый белмәгән мөселман, дип җавап бирәләр. Яшь булсаң да, карт булсаң да, Коръәнне тырышып укырга өйрәнергә кирәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән:
اقرأوا القرآن فإنه يأتي يوم القيامة شفيعا لأصحابه
Коръәнне укыгыз, чөнки Кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булып киләчәк!
(Имам әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)
Коръәнне укырга өйрәнү авырмы?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән:
الذي يقرأ القرآن وھو ماھر به مع السفرة الكرام البررة والذي يقرأ القرآن ويتتعتع فيه وھو عليه شاق له أجران رواه مسلم
«Коръәнне оста укучы кеше язучы изге фәрештәләр белән бергә булыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга исә, икеләтә савап ирешер»
(Имам әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)
Ләззәт алып укыгыз! Сез, бәлки, тәҗвидне моңарчы өйрәнә башлагансыздыр. Ләкин бик күп курсларда тәҗвидне авыр тел белән, аңлашылмаган төшенчәләрне кулланып өйрәтәләр. Нәтиҗәдә укучыларның уку теләге юкка чыга, алар тәҗвидне авыр һәм аңлашылмый торган фән дип уйлый башлый. Коръәнне укысалар да, хаталар белән укыйлар. Без исә күпкә эффектив методларны кулланабыз. Коръәнне укырга өйрәткәндә, остазларыбыз кагыйдәләрне ачык һәм җиңел телдә аңлата. Курсларыбызның түләүле булуы исә укучыларга өстәмә мотивация бирә, укуны ярты юлда ташлап калдыруга киртә булып тора. Безнең төп максатыбыз — вакыт үткәрү түгел, ә укучыларыбызда Изге Китапка карата мәхәббәт уяту. |