ШӘРИГАТЬ ХӨКЕМНӘРЕ

УСТАНОВЛЕНИЯ ШАРИАТА
ОШБУ КИТАП, ГЫЙЛЕМЕ АЗЛЫГЫ ЯКИ ВАКЫТЫ ТАРЛЫГЫ СӘБӘПЛЕ, ОЛУГ КИТАПЛАРДАН КАРАП, ШӘРИГАТЬ ХӨКЕМНӘРЕН АҢЛЫЙ АЛМАГАН КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ЯЗЫЛДЫ
Мәшһүр татар әдибе Әхмәдһади Максудиның (1868–1941) «Шәригать хөкемнәре» хезмәтендә кешеләрнең гамәлләре имам Әбү Хәнифә (рәхимәһүллаһ) мәзһәбендәге хөкемнәр буенча саналып китә.

Китап беренче тапкыр 1899 нчы елда нәшер ителә. 1905, 1912, 1997 нче елларда текст яңа басмалар кичерә.

Ә инде безнең яңа басмабыз чынлыкта да үзенчәлекле булып тора. Йөз елдан артык вакыт узгач, хезмәт оригиналдагыча татар теленең гарәп язуында, хәзерге кирилл язуында һәм рус телендә дөнья күрә. Яңа басма төрле шәргый хөкемнәр белән таныштыра, шулай ук иске татар телендәге текстлар белән эшләргә өйрәтә.
КЕМ УЛ ӘХМӘДҺАДИ МАКСУДИ?
МИН ШӘКЕРТ!
КИТАП БЕЛӘН НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ?

2. Мөхәммәд ﷺ Аллаһы Тәгаләнең безләргә ислам динен өйрәтү өчен җибәргән хак пәйгамбәре дип игътикад кылу (ышану).

٢) محمد ﷺ اللە تعالی نڭ بزلرگه اسلام دينن اويرەتو اوچون ييبەرگان حق پیغمبرى ديب اعتقاد قيلو
2. Верить, что Мухаммад ﷺ является истинным пророком, которого Всевышний Аллах отправил для распространения ислама.

ИСКЕ ТАТАРЧА (өстә):

ТАТАР КИРИЛЛИЦАСЫ (сулда):

РУСЧА (уңда):

اعتقاد

(ышану)
Укуда кыенлыклар тудыра алган гарәп-фарсы алынмалары куе сары төскә буялган
Ул сүзләр кириллицада да куе сары төс белән билгеләнә
1
2

игътикад
3
Сүз искергән булса, җәяләр эчендә аның хәзерге телгә тәрҗемәсе китерелә
Беренче тапкыр очраган алынма сүз бөтен бүлектә төс белән билгеләнә. Төс белән буялмаган алынма сүзне очратсагыз, димәк, ул сүз инде өйрәнелгән. Алынма сүзләр китап ахырындагы сүзлектә дә тупланган.
Һәрбер бүлекне укып бетергән саен, сайтыбызда күнегүләр эшләргә тәкъдим итәбез. Алар сезгә алынма сүзләр язылышын истә калдырырга, иске татарча уку тизлеген үстерергә ярдәм итәр.

      КҮНЕГҮЛӘР

Беренче күнегүләр иске татар теленең кагыйдәләре белән таныштыра. Аларны өйрәнгәч, һәрбер бүлек өчен ясалган күнегүләргә күчегез. Соңыннан йомгаклау тестын узарга киңәш итәбез.