Курс гарәп язуындагы татар телле чыганакларны укырга өйрәтә. Беренче дәрестән үк башлап, без иске татар телендәге кулъязмалар белән эшләп карыйбыз. Курста рисаләләр, метрика кенәгәләре, хатлар һәм башка язма чыганакларны укырга өйрәтә торган күнегүләр китерелә. Җиңел хәреф-сүзләрдән башлап, без әкренләп зуррак һәм катлаулырак текстларга күчәбез.
Без гарәп хәрефләрен белән таныш булганнарны да, гарәпчә укый-яза белмәгән укучыларны да укырга чакырабыз. Еш кына гарәп хәрефләрен белүчеләр дә кулъязмалар укыганда авырлыклар кичерә. Безнең курс иске имлядагы текстларны укуны шомартырга булыша.
Курсны ясаучы - Азат Якупов, Lisan.Tatar проекты авторы, КФУның шәркыят белеме бакалавры, хәзерге көндә НИУ ВШЭда «Россиядәге мөселман дөньялары (тарих һәм мәдәният)» дип исемләнгән магистратура программасы студенты.