Һәр язмага тарих мөһере сугылган. Язмалар җәмгыятьнең һәм аерым шәхесләрнең шатлыклары белән кайгылары, казанышлары һәм югалтулары турында бәян итә.
Иске имля инде күптән кулланылыштан чыкканга, халкыбызның язма мирасы да күпчелегебез өчен бүген югалган булып санала. Әмма менә хәзер, иске имляда язылган ядкәрләрне укып, язма мирасыбызны барлау форсаты ачылды.
Шәм яктысында язылган, саргаеп беткән хат-кулъязма һәм басма китапларны укып без, онытылуга дучар ителгән исемнәрне, вакытсыз әйтелгән фикерләрне һәм гасырлар авазы булып яңгыраган хис-кичерешләрне искә алырбыз. Күп еллар буена укырга ярамаган мәктүпләрне укып, ата-бабаларыбыз белән саллы әңгәмә корырга тырышырбыз.
Сез әзерме?
Тарихыбызның ачы сәхифәсе
Әлифба реформаларына кадәр төрки халыклар гарәп имлясындагы әсәрләрне укып, бер үк әдәби телдә аралаша торган булган. Гарәп-фарсы лисаннары белән таныш булу бөтен мөселман өммәтенең әсәрләренә ирешүне җиңеләйткән.
Совет чорында латиницага, ә соңрак – кириллицага күчү проекты бик күп милләтләрне язма мирасыннан аерып, аларның гыйлемнәрен, диннәрен, дөньяга караш һәм мөнәсәбәтләрен, хис-тойгы һәм яшәешләрен яраксыз дип игълан итте.
Миллионнарча өзелгән гомерләр, эзәрлекләнүдән курку аркасында онытылган хикәяләр, Идел-Урал туфракларында черегән рисаләләр һәм «мәгърифәт учакларында» дөрләп янган белемнәр – болар барысы да бу проект корбаннары.
Хәзер инде тынып калган язуларны яңадан укырга, ләм-мимнәрдә бездән нәрсә качырылганын аңларга вакыт.
Ләм-мим Татар һәм, улыйбыз ки, башка төрки телләрдә дә ике гарәп хәрефеннән торган бер гыйбарә сакланып калган. «Ләм-мим» дип кемдер дәшмәгән, җавап кайтармаган, сөйләшмәгән һәм фикерен белдермәгән очракта әйтәләр. Язмыш шуклыгыннандырмы, бу хәрефләрдән торган барлык төрки текстлар бүгенге татар, башкорт, төрек телләрендә сөйләшүчеләр өчен тынып калды. Күпчелек өчен бернинди мәгълүмат та бирә алмаган матур нәкыш, шәмаил исемен алган бормалы язулар гына калды. Кайберәүләрегез әби-бабаларыгызның йортында сакланган иске имлядагы китап-кулъязмаларны хәтерлидер. Без алардан ни дә булса укып белә алабызмы, яисә бу ядкарьләр бары академиклар шәрехләвенә генә дучар булырмы? Бәлкем аларны үзебезгә дә укырга соң түгелдер? |